Тәгәрмәчтән очып чыккан боҗра Казанда машина йөртүчене үтерә
Ирнең өч баласы әтисез калган.
Казанда яшәүченең үлеменә тәгәрмәч сәбәпче. Фаҗига машина хуҗасы көпчәкне тутырганда килеп чыккан. Бу хакта Казан пабликларының берсендә хәбәр ителә.
Йөртүче тәгәрмәчен тутырганда, аннан боҗра очып чыга һәм аның башына эләгә. Инцидент Бертуган Касыймовлар урамында була.
Ир-атка 30 яшь, аның өч баласы калган, дип хәбәр ителә.
Шәрехләрдә булган хәл уңаеннан мәрхүмнең якыннарының кайгыларын уртаклашалар.
"Сак булыгыз, моңа автомәктәптә өйрәтергә тиешләр, көпчәкне тутырырга ярый, әмма ераграк торырга кирәк", - дип язылган шәрехләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев