Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Татарстанда кечкенә бала гомере өзелгән коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды

8 июнь кич белән Югары Ослан районында Савино авылы янында М-7 трассасында коточкыч авария була.

Биредә «Ниссан Сирена» минивэны зур тизлектә барган килеш алдагы «Ивеко» фурасына бәрелә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, «Ниссан» пассажиры – бала – урында ук үлә, йөртүче ир-атны һәм бер баланы хастаханәгә алып китәләр.

Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, урынга Югары Ослан районы прокуроры вазифаларын башкаручы Алсу Данилова килгән.

Прокуратура әлеге фаҗига урыныннан видео күрсәтте.

Соңрак «Татар-информ» ачыклаганча, 34 яшьлек ир-ат машинада балалары белән бара, әниләре алар белән булмый. 3 яшьлек кыз урында ук үлә, 9 яшьлек уллары һәм әти кеше үзе бик авыр хәлдә, алар хастаханәдә, диелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев