Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда исерек йөртүчеләрне телевидениедән күрсәтергә тәкъдим иттеләр

Мондый тәкъдим белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Шамил Гафаров чыгыш ясады.

Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча күчмә комиссия республиканың Мөслим районында уза. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ел башыннан бу район юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда биш кеше үлгән. Үлем аварияләренең күпчелеге исерек йөртүчеләр гаебе белән чыккан.

Мөслим районы башлыгы докладыннан соң, Шамил Гафаров руль артына исерек килеш утырган машина йөртүчеләрне җавапка тартырга тәкъдим итте.

"Аларны бер ай җирле телевидениедә күрсәтсеннәр, анда аларны барысы да белә - күршеләре, туганнары, дуслары, хатыннары, балалары. Яхшы практика Мөслим муниципаль берәмлегендә генә түгел, башкаларында да булачак”, - дип тәкъдим итте Шамил Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев