Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда авыл башлыгы хатын-кызны төлке дип кабул итеп атып үтергән

Зыян күрүче хастаханәдә кан югалтудан үлгән.

Татарстанның Кайбыч районында авыл башлыгы 38 яшьлек хатынны төлке дип кабул итеп атып үтергән. Аны коткара алмыйлар, хатын хастаханәдә алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Мөгаен, сүз Колаңгы авыл җирлеген җитәкләүче Нигъмәтҗанов Фидаил Тәлгать улы турында барадыр.

Вакыйга "Колаңгы" тимер юл станциясендә була. Җирле хатын башкарма комитетка иртәләрен карда аяк эзләре һәм кош каурыйлары күреп зарланган. Хатын ерткычның котырган булуы мөмкин дип курыккан.

Шикаятьтән соң 52 яшьлек башкарма комитет җитәкчесе мөрәҗәгать итүче йортына килә һәм аның ире белән бакчада җәнлекне карауллый башлый. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз аларга ярдәм итәргә була һәм башына фонарь киеп сарайга керә. Ләкин фонарь, батареясы утыру сәбәпле, тонык кына яктырта. Аучы караңгыда төлкенең күзләре яна дип уйлап, ике тапкыр ата.

Ире үз автомобилендә зыян күргән хатынын хастаханәгә илткән, ләкин ул кан югалтудан үлгән.

Хокук саклау органнары түрәнең мылтыгы законлы рәвештә сатып алынган, ир-ат хөкем ителмәгән, ә һәлакәт вакытында аек булган, дип белдерде. Хәзер тикшерү бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев