Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда ангардагы янгын вакытында 80 төргәк печән һәм ике трактор янган

Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанның Саба районы Мартыново авылында печән сакланган зур ангарда янгын башланган. Хәбәр “101” янгын сүндерү номерына килеп ирешә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәтиҗәдә 80 төргәк печән һәм ике МТЗ тракторы янып бетә. Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә.

Бәхеткә, һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев