Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстан полицейскийлары караклыкта шикләнелүчеләрне тоткарлаган

Яшьләр, каравылчыны бәйләп, аның машинасын, шулай ук Яшел Үзән паркыннан өч мотоциклны урлап китә.

Төнлә, 21 октябрьдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча кизү тору бүлегенә паркларның берсендә кылынган талау турында хәбәр килеп ирешә. Матди зыян 458 мең сум тәшкил иткән.

22.00 сәгатьләр тирәсендә 66 яшьлек парк каравылчысы урамда тавыш ишетә. Сак постының ишеген ачып, ул петарда шартлавына охшаган тавышка сискәнә һәм якты ут күреп ала. Шул ук вакытта аның янына таныш булмаган ике ир килә, аны кире бинага алып керәләр, урындыкка утырталар һәм скотч белән бәйләп куялар, йөзенә башлыгын төшерәләр. Җинаятьчеләр барлык ачкычларны һәм сакчының машинасын, аның кәрәзле телефонын алып китәләр. Берничә минуттан соң пенсионер якындагы заправка станциясенә барып җитә һәм полициягә шалтырата.

Каракларның каравылчы автомобилен, аның кәрәзле телефонын, сейф һәм парк милеге булган дүрт мотоциклны урлаулары ачыкланган. Соңрак «Киа Спектра» автомобиле һәм байкларның берсе техник яктан төзек хәлдә Васильево бистәсе янындагы урман посадкасында табыла.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Оператив-эзләү чаралары барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе оперативниклары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең хезмәттәшләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус бүлекчәсе көрәшчеләренең көч ярдәме белән шикләнелүчеләрне тоткарлыйлар. Алар - Казанда 1992, 1994, 1996 елгы һәм Яшел Үзәндә яшәүче 1996 елгы яшьләр. Урланган әйберләрне яшергән урынны күрсәткәннәр. Мотоциклны Казанның Киров районында табып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев