"Татарстан мөҗәһидләре» әгъзасы кулдан ясалган ракета өлешләрен яшергән өчен 10 елга колониягә утыра
«Татарстан мөҗәһидләре» террорчылар төркеме әгъзасы Җәүдәт Ганиевка карата хөкем карары үз көченә керде. Бу хакта Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
2019 елның июлендә Казанның урман посадкасында кулдан ясалган ракеталар өлешләре яшерелгән урын табыла. Экспертиза нәтиҗәсендә аларда Ганиевның эзләре ачыклана. Моның өчен 2021 елның февралендә Үзәк төбәк хәрби суды Ганиевны 10 елга ирегеннән мәхрүм итә.
2017 елда Ганиев 24 ел катгый режимлы колониягә эләгә – ул төркем составында финанслау, башлыклар исеменнән пропаганда материаллары, видео мөрәҗәгатьләр әзерләү белән шөгыльләнә, шулай ук үзгәртеп ясалган корал саклауны тәэмин итә.
Ике хөкем карарын кушып аңа ахыргы җәза билгеләнгән — 24,5 ел катгый режимлы колония һәм 1,5 елга иреген чикләү. Бу хөкем карары үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев