Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Суларга да ирек бирмиләр

Яшел Үзәндә аферистлардан зыян күрүчеләр кимеми. Эчке эшләр бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, августның бер атнасы эчендә генә дә кешеләр йөзәрләгән мең сумнарын югалткан.

Ялганчыларга хәзер диңгез тубык тан, рәхәтләнеп «йөзәләр», яшел үзәнлеләргә психологик һөҗүм ясыйлар. 73 яшьлек хатын-кызга, мәсәлән, төнге уникенче яртыда өй телефонына шалтыраталар. Кызының кеше бәрдерүен хәбәр итеп, аны шок хәленә куеп, булмаган авария өчен 100 мең сум акчасыннан яздыралар. Төнге вакытта шундый хәбәр биреп шалтыратучы, әлбәттә инде, бу ханымның өнен алгандыр һәм ул үзенең ялганчылар тозагына ничек эләгүен сизми дә калгандыр.

83 яшьлек әбинең дә телефоны төн уртасында шалтырый. Билгеле инде ул вакытта шалтыратулар юньле хәбәр җиткерми. Шалтыратучы аның туганнан туганына кеше бәрдергән өчен ярдәм кирәк дип, сискәндерә. Әби нишләсен, аңгы-миңге килеш акчаны үз йорты подъезд төбенә чыгып, билгесез кешегә үз куллары белән тапшыра. Суммасы да аз түгел шул: йөз мең сум. Әбигә уйлап эш итәргә вакыт калдырылмый, аферистлар бик ашыктыра һәм ота.

Ә менә 32 яшьлек хатын-кыз өчен электрон биржада сәүдә итеп табыш алмакчы булу, шулай ук, бик күңелсез тәмамлана. Нәтиҗәдә, табыш аласы урында ул үзе 700 мең сумга якын акчасыннан коры кала.

Олы Ходяш авылында яшәүче дә санкцияләнмәгән кредит алуны туктатуны тәкъдим итеп шалтыратучыга ышана һәм шуның белән картасыннан 30 мең сум акчасын алдыра.

Интернет, төрле кушымталар аша да кешеләрне алдаштырып, туры юлдан адаштырып торалар бу күз күрмәгән, колак ишетмәгән мошенниклар. Шуңа күрә аның аферистмы-юкмы икәнлеген ачыклау бик авыр. Мәсәлән, 34 яшьлек яшел үзәнле «Бла-бла-кар» кушымтасы аша Чаллыдан Казанга бару өчен юлга түләүдә алдана һәм 6500 сумы ялганчылар кесәсенә күчә. Сафоновода яшәүче пенсионер ханым исә, интернет аша бер ширкәттән робот тузан суырткыч алам дип, ярты пенсиясеннән колак кага.

Бу дөньяда ничек яшәргә соң, ә? Йөз тапкыр уйлап, тикшергәч кенә акча күчерергә инде дип, нәтиҗә ясыйсың да бит. Үзеңә кагылса, барысы да онытыла, баштан чыга да китә. Робот кебек, аферистлар ни куша, шуны эшлисең. Ә алай ярамый, югыйсә. Аферистлар суларга ирек бирми башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев