Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Суда һәлак булганнарның исемлеге тагын бер корбан белән тулыланды

44 яшьлек ир-ат Яшел Үзән шәһәрендә Гәр (Гари) күлендә батып үлгән.

Бу вакыйганың шаһиты сүзләренә караганда, вафат булучы төркем белән ял иткән, су коенырга киткән, берничә тапкыр суга чумган. Аннары дуслары аны күздән югалта.

Башта алар мөстәкыйль рәвештә ир-атны табарга тырышалар, аннары коткаручыларны чакыралар. Казанның 2 нче номерлы ЗПСО водолаз-коткаручылары гәүдәне ярдан 20 метр ераклыкта 7 метр тирәнлектә табалар.

44 яшьлек ир-ат Яшел Үзән районында суда һәлак булучылар исәбе буенча бишенче. Сүз уңаеннан, Гәр күле - коену өчен рөхсәт ителмәгән урын. Ләкин эссе көнне тыюлар, кызганычка, беркемне дә туктатмый.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре Яшел Үзән халкын сак булырга, суда куркынычсызлык чараларын истә тотарга, исерек хәлдә су коенмаска һәм кечкенә балаларны караусыз калдырмаска чакыра.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев