Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Шимбә көнне татарстанлыларны көчле буран турында кисәттеләр

Иртәгә, 7 февральдә, Татарстанның аерым районнарында буран көтелә, көнбатышта урыны белән көчле кар явачак.

Фото: Татар-информ

Иртәгә, 7 февральдә, Татарстанның аерым районнарында буран көтелә, көнбатышта урыны белән көчле кар явачак. Күз күреме 1000 метрга кадәр начарланачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды:

  • һава торышы начарланганда өйдә калу кулайрак;
  • шәхси транспорттан баш тартып, җәмәгать транспортына өстенлек бирегез;
  • машиналарыгызны начар беркетелгән конструкцияләрдән ераграк урнаштырыгыз;
  • йорт түбәләре янындагы урыннарны әйләнеп узыгыз;
  • юлда кискен маневрлар ясамагыз.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев