Шимбә – балалар өчен иң куркыныч көн
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максаты белән Яшел Үзән автоинспекторлары юл хәрәкәте иминлеге буенча тикшерүләр уздырды.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Җәйге каникуллар тәмамлану белән автоинспекция балаларга бәйле юл бәхетсезлекләрен кисәтү буенча эшне нык көчәйтә.
Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләр кичүе янында тизлекне киметүе мөһим. Җәяүлеләр дә машина юлын махсус ураннардан гына чыгарга, ә юл чатында тротуар буенча гына йөрергә кирәклеген белергә тиеш.
8 ай нәтиҗәләре буенча республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 305 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 10 бала һәлак булган һәм 329ы яраланган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре – 10га, үлүчеләр – 1гә, җәрәхәтләнүчеләр 12гә арткан.
Балаларның саксызлыгы аркасында 127 фаҗига чыгып, аларда 2 бала үлсә, 128е яраланган. Балалар һәм яшүсмерләр өчен атнаның имгәнү куркынычы булган көне – шимбә булып, шулай 51 юл-транспорт очрагы чыккан. Пассажир балалар катнашында 94 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала үлгән, 112се яраланган. Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр 5кә арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев