Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сиксән мең сумга пицца

Тирәбездә начар кешеләргә караганда, әйбәтләр, һичшиксез, күбрәк. Шулай булмаса яшәве искиткеч авыр булыр иде.

Әмма, ялганчылар тозагына эләгүе дә хәзер бик җиңел. Интернет алар өчен дә яхшы эшли. Бу киңлекләрне алар үз файдасына куллана белә.

Октябрьскийда яшәүче 36 яшьлек ир пицца өчен 86765 сумын ялганчылардан алдыртмас та иде, әгәр белгән булса. Берәүнең дә акчасын алдакчыга бирәсе килми. Шулай итеп, пицца сата торган сайтны кулланган билгесез зат октябрьскилының 86 мең сумнан артык акчасын банк картасыннан үз кесәсенә күчертеп тә куйган. Менә тап инде син бу мошенникны хәзер. Остарып беткәннәр.
Ә менә Карамалы Тауда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз «Авито» сайтында сатуга элеп куелган игълан аша француз бульдогы көчеге алырга уйлаган. Нәтиҗәдә, 18890 сум акчасын алдырткан. Хәзер инде акчасы да юк, көчек тә.
Автомобиленә «ВКонтакте» социаль челтәре аша запас часть алырга булган 31 яшьлек ир дә цилиндрсыз да, 7010 сум акчасыз да калган. Күрә торып кәкре каенга терәтәләр бит болар. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев