Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышларга диңгез тубыктан

Карлар ява, бураннар чыга, бозлавыклар хасил була. Юлларда йөрү икеләтә куркыныч.

Шуңа карамастан, салмыш автомобильчеләр дә кимеми.

 Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль руле артына утырып чыгучыларны ачыклау буенча планлы тикшерүләрне даими уздырып тора. Нәтиҗәсе – бик аяныч.

 
Соңгы шундый рейд барышында И.Балабанов, А.Сәлахетдинова йөртүендәге автомобильләрне туктаткач, аларның исереклеге ачыклана. Әлбәттә, андый диагноз тикшерүләрсез куелмый. Бу машина йөртүчеләр элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителмәгән. 

 

И.Балабанов тикшеренүләрдән баш тартса да, җәзадан котыла алмаган. Җәмәгать судьясы чыгарган карар нигезендә ул РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча җавапка тартылган: 1 ел 6 айга хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум штраф түлиячәк.

 
А.Сәлахетдиновага килгәндә, судта аның да элек җәлеп ителмәвен исәпкә алып, 12.8нче маддәнең 2нче өлеше буенча машина йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм иткәннәр һәм штраф та салганнар.

 
Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев