Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышларга бозлавык киртә түгел

Кыш көне юлларда бозлавык, гадәттән тыш хәлләр чыгарга гына тора. Шуңа күрә руль артында бик игътибарлы булырга кирәк.

Кызганычка, ЮХИДИ хезмәт кәрләре планлы тикшерүләргә чыккан вакытта алкогольле эчемлекләр кулланып юлга чыгучы автомобильчеләрне тоткарлап кына тора. Бу инде башка сыймаслык очраклар. Исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы машина йөртүчеләргә карата беренче очракта административ җаваплылык каралса да, икенчесендә андыйларга җәза җиңелләрдән булмый инде.

Автомобильче А.А.Толс товны инспекторлар планлы чара үткәрү барышында тоткарлый. Аңардан алкоголь исе килеп тору сәбәпле тикшерүләр уздырыла һәм аңа карата беркетмә төзелеп, материалы җәмәгать судьясына җибәрелә.

Җәмәгать судьясы үзенең соңгы сүзен әйткәнче, гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын ачыклап, аны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штраф сала. Хәзер менә күпме вакыт тәпи-тәпи генә йөрергә туры килер. Гаепләнүче судка үзе килмәсә дә, суд карарын чыгармыйча калмый һәм аны үтәргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев