Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмыш автомобильче – җинаятьче

Хокук сакчылары юлларда салмыш автомобиль йөртүчеләрне аулау ны дәвам итә.

Шундыйлар һәрдаим очрап тора. Алар машина йөртүгә хокукларыннан билгеле срокка кадәр мәхрүм ителә, зур штрафлар салына. Кабат-кабат эләксәләр инде җинаять җаваплылыгына тартылулары бар. Шуларның кайберләрен административ җәза да төзәтми бит әле.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына нигезләнеп, узган атнаның 31ендә булган ике очракны күрсәтеп үтәргә кирәк. Аларның беренчесе Осиновоның Комаров урамында була. ЮХИДИ хезмәткәрләре шикләнеп, 00.45 сәгатьтә «ВАЗ-21130» автомобилен туктата. Йөртүчесе – 39 яшьлек ирдән аракы исе аңкып тора. Инспекторлар аңа алкотектор приборы трубкасына өрергә тәкъдим итә. Ир баш тарта. Тикшеренү узарга медицина учреждениесенә дә барырга теләми. Аның бу тәртибе РФ кагыйдәләренең 2.3.1.нче пунктына каршы килә. Нәтиҗәдә, аңа РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча административ беркетмә төзиләр. Машинасын махсус тукталышка куярга алып китәләр.

Икенчесе Октябрьский бис тәсендә иртәнге тугызлар тирәсендә теркәлә. Тикшерү өчен туктатылган «Опель-Корса» автомашинасын йөртүче 28 яшьлек ирдән алкоголь исе килеп торгач, аңа трубкага өрергә кушалар. Нәтиҗәдә, алкотектор аның сулап чыгарган сулышында 0,242 мг/л алкоголь барлыгын күрсәтә. Бу кешегә карата да РФ

КоАПның 12,8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзиләр.
Шундый хәлдә тотылган автомобильчеләр хәзер руль артына озак утыра алмас, мөгаен. Җәяү йөрергә яратмаганнар өчен берничә елга хокуктан мәхрүм ителү зур срок инде ул. Өстәвенә, зур суммада штраф та түлисе бар.

Мондый хәлләргә юл куймас өчен ЮХИДИ инспекторлары көне-төне сакта тора. Узган атнада, мәсәлән, 6 автомобильче исерек килеш тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев