Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сак бул, юлда исерек

Берничә елга машина йөртү хокукыңнан мәхрүм каласың килмәсә, рәхим итеп, аракы эчеп, руль артына утырып чыга аласың. 30 мең сум штраф турында да онытырга кирәкми.

Анысы да ярыйсы гына кесәгә сугачак.

Ярый әле, эш болар белән генә бетсә, Аллаһ сакласын, шул исереклектән нинди дә булса юл-транспорт фаҗигасе чыга калса, ул вакытта югарыда әйтелгәннәр белән генә котыла алмассың.
Әмма кайберәүләрне мондый куркытулар гына бердә туктатмый шул. «Салып алалар» да батыраеп китеп, машиналарына утырып чыгып китәләр. Әле ярый

ЮХИДИ хезмәткәрләре салмышларны ачыклау максатыннан тикшерүләрне даими уздырып тора.

Автомобильчеләр Д.А.Ерофеев һәм В.А.Никишин шулай туктатыла. Аларның айнык булмауларын сизгер автоинспекторлар бер караудан ук аңлап ала һәм тикшереп тә карый. Шикләнүләре ачыклана. Боларга беркетмә төзелеп, эшләре судка җибәрелә.
Суд карары буенча гаепләнүчеләрнең икесе дә 1 ел 6 ай хокукларыннан мәхрүм ителгән. Әлбәттә, 30 мең сум күләмендә штраф та билгеләнгән. Утырсыннар, түләсеннәр инде хәзер. Тыела белмәгәч.

 

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев