Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сабак алырга вакыт

Яшел Үзән җә­мәгать судьяларына алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырып чыгучыларга төзелгән беркетмәләр килүдән туктамый.

Көн тудымы судьялар аларның эшен карау белән мәшгуль.

 Кагыйдә бозган һәр машина йөртүченең эше аерым тикше­релә һәм аның элеккеге тарихы да беренче планга куела. Әгәр дә кеше салмыш килеш тәртип бозуларын кабатласа, аңа карата административ түгел, ә җинаять җәзасы кулланылырга мөмкин. Әмма, күргәнебезчә, болар кайберәүләрне куркытмый.

 
Автомобильче А.Гарифул­линны һәм Р.Зәй­нетдиновны автоинспекторлар планлы чара барышында тоткарлаган. Тикшерүләр аларның исерек булуларын күрсәткән. Шунысы ярый, бу кешеләрнең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителгәннәре булмаган. Шуңа күрә һәркайсы, җәмәгать судьялары чыгарган карар нигезендә, машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән. Мондыйлар 30мең сум штрафтан да качып котыла алмый. Закон шулай куша.

 
Машинада йөреп өйрәнгән кешегә ел ярым вакыт аз түгел. Җәяү йөреп карасыннар инде хәзер, бер авызларын тыя алмагач. Башка әйтер сүз юк. Шундыйлардан сабак алыйк.

 
Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев