Рәшәткә артында рәхәт булмас
Яшел Үзәндә 46 яшьлек ирне наркопритон тоткан өчен хөкем итәчәкләр.
Шәһәр прокуратурасы бу иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул РФ ҖКның 232нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Кайберәүләр эшкә яраклы һәм типсә тимер өзәрдәй булсалар да, акчаны тир түгеп түгел, ә кыңгыр юллар белән табуны сайлый. Әмма, белгәнебезчә, андый гамәл тиз фаш ителә. Шуңа күрә нинди дә булса эш ачарга теләүчеләргә, башта алдын-артын карарга, җиде кат үлчәргә кирәк. Чөнки рәшәткә артына эләгү бик куркыныч. Анда эләкмәс өчен таш ватарга да, урам себерергә дә, җир астына төшеп эшләргә дә әзер булырсың.
Тикшерүләргә караганда, бу елның апреленнән алып августына кадәр, әлеге гаепләнүче кеше фатирын притонга әйләндергән, ягъни наркотик матдәләр куллану урыны итеп ясаган. Моның өчен аның үзенә дә өлеш чыгарганнар. Менә нинди «гений» булган ул. Бу бит кылычтан барган кебек була инде. Имеш, башкаларга да яхшылык эшли, үзе дә читтә калмый.
Ир үз гаебен тулысынча таныган. Гаепләнүчегә карата читкә китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.
Җинаять эше, асылда, карап тикшерү өчен, Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән. Хәзер инде аңа, суд карар чыгарганнан соң, мөгаен тулы программа буенча җавап бирергә туры килер. Җәзасы җиңелләрдән булыр дип өметләнәсе түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев