Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Россия укытучысы дүрт яшьлек улын үтергән өчен кулга алынды

Хатын баласын колготки белән элеп куйган.

Полиция хезмәткәрләре Мәскәү астында үзенең дүрт яшьлек улын үтерүдә шикләнелгән мәктәп укытучысын тоткарлаган. Фаҗига Пушкин шәһәрендә була. Бу хакта Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Баш тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

43 яшьлек хатын үз фатирында улын колготки белән асып куйган. Бу вакытта ире өйдә булмый: калган өч бала белән урамда йөри торган була. Һава сулап кайтканнан соң, ул баланың җансыз гәүдәсенә тап була.

Ана кеше баласын ни өчен үтергәнен аңлата алмаган. Психолог-психиатрия экспертизасы үткәреләчәк. Хәзер полиция хезмәткәрләре укытучының элек психиатрда күзәтелүе турындагы мәгълүматны тикшерә. Балаларны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча җәза - 20 елга кадәр колония каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев