Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре автомобиль салоныннан смартфон урлауда шикләнелүчене тоткарлаган

Яшел Үзән шәһәрендә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 19 яшьлек егетне торак йорты янында булган «ГАЗель» кечкенә тоннажлы йөк машинасы салоныннан смартфон урлауда шикләнеп тоткарлаган.

Столичная урамы буйлап патрульлек иткәндә, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә, таныш булмаган гражданин мөрәҗәгать итә һәм ул Королев урамындагы йорт янындагы дустының машинасыннан кесә телефонын урлауларын әйтә. Росгвардиячеләр янына 53 яшьлек зыян күрүче килә һәм җинаятьтә шикләнелүче затларның билгеләрен атый. Ир автомашинаны ачык калдыруын һәм беразга гына подъездга керүен сөйли. Кире килгәндә «Газель» яныннан өч егетнең китүен һәм ашыгыч рәвештә ишегалдына юнәлүен күреп ала. Салонны караганнан соң, зыян күрүче смартфонның югалуын ачыклый.

Хокук сакчылары шикләнелүчеләрне эзләүгә оператив рәвештә керешә. Тирә-юнь ишегалларын әйләнеп чыккач, росгвардиячеләр егетләрнең тышкы кыяфәтенә охшаш төркемне күреп ала. Патруль хезмәткәрләре алар ягына килә башлагач, яшьләр касы-кая сибелә, тик берсен тоткарлыйлар. 2002 елда туган шикләнелүчене, процессуаль карар кабул итү өчен, полициянең кизү частенә китерәләр. Шәхси тикшерү барышында тоткарланучыда урланган смартфон табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев