Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Полицейскийлар эвакуатор ярдәме белән автомобиль урлаган ирне тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү тору частенә 29 яшьлек ир-аттан билгесез кешенең Осиново авылы урамнарының берсендә тукталган чит ил маркалы автомобиленең урлануы турында гариза килгән.

Мөрәҗәгать итүче зыянны 450 мең сумга бәяләгән.
Җинаятьченең берничә көн автомобильне күзәтүе ачыкланган. Бер көнне ул эвакуатор белән килеп, автомобильне алып качкан.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында полицейскийлар шикләнелүчене ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул Осиново авылында яшәүче, беркайда эшләмәүче 33 яшьлек ир булып чыга. Хокукка каршы гамәлләрнең авырлыгын һәм җәзаның котылгысыз булуын аңлап, кулга алынган зат гаебен таныган. Сораштыру барышында автомобильне Казанга алып китеп сатуы турында сөйләгән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан урланган автомобильнең урнашу урынын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче бүлегендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Тоткарланучы элек РФ Җинаятьләр кодексының 161нче маддәсе буенча («Талау») җаваплылыкка тартылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев