Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Пассажир гомере автомобильче кулында

23 сентябрьдә Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Осиново авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау һәм кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан «Тоннель» чарасын уздырды.

Әлеге рейд барышында 48 машина йөртүче тикшерелеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы ачыкланган.

Мәсәлән, 5 очракта балалар махсус җайланмадан башка йөртелгән, куркынычсызлык каешын эләктермәү буенча – 1, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу буенча тагын 1 факт теркәлгән.


Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне балаларының иминлегенә җитди карарга өнди һәм алар өчен куркынычсызлык җайланмаларын һәм каешларын кулланырга киңәш итә. Иң кыска сәяхәт вакытында да 12 яшькә кадәрге пассажирны балалар тоту җайланмасы белән эләктерергә кирәк. Әмма әлеге җайланма баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш.
Машина йөртүче һәр ата-ана баласының төп пассажир булуын онытмасын иде. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм тизлек режимын үтәргә, каршы як юлга чыкмаска кирәк!

Балаларны тормозга кинәт басулардан яки машиналар бәрелешүдән саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев