Осиново бистәсендә руль артында ике исерек машина йөртүче тоткарланган
Юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм тикшерүләр уздырган.
Чара барышында 50дән артык автомашина тикшерелеп, исерек хәлдә ике машина йөртүче ачыкланган.
Шулай итеп, Шуравин урамында "Шевроле Авео" автомобиле туктатыла, йөртүчесе - 35 яшьлек ир-атта исерү билгеләре күренеп тора. Аның автомобиль йөртү хокукы булмаган, чөнки элек "исерек йөрү" өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Хокук бозучы транспорт белән идарә итүдән читләштерелә, исерек хәлнең торышын тикшерүдән ул баш тарткан. Аңа карата ике административ материал төзелә һәм РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Автомашина махсус стоянкага урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев