Нәфесен тыя алмаучыларга колониягә юл ачык
Яшел Үзәндә 39 яшьлек рецидивист кесә телефонын урлаган өчен реаль срок алган.
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаеп ләвен хуплады. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапкан.
Кеше телефонын урлау хәзер бик актуаль булмаса да, бу ир уңайлы мизгелне кулыннан ычкындырмаган шул. Әмма бик ялгышкан.
Судта гаепләнүченең 2021 елның 4 июненә каршы төндә Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамындагы тулай торакка танышын эзләп килүе ачыклана. Бүлмәләрнең берсенә кереп, ул шунда яшәүче бер ханымнан дуст ын ничек табу белән кызыксынган арада, аның эзенә төшкәнче үк, очрак лы очрашкан ханымның 4 мең сумлык кесә телефонын урлый. Әлбәттә инде, каракны тоткарлау өчен озак вакыт таләп ителми.
Карак ир, гаебен тулысынча таный һәм китергән зыянны каплый. Тик моның белән генә җәзадан котыла алмый. Дөрес, суд карар чыгарганда аның гаебен тануын, зыянны каплавын, һичшиксез, исәпкә алгандыр. Нәтиҗәдә гаепләнүче ир сигез айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Менә шулай инде ул, кулыңны һәм нәфесеңне тыя алмасаң. Ул җәзасын каты режимдагы төзәтү колония сендә утырып үтиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев