Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Машина пыяласын караңгылату судка илтә, таләпләр үтәлмәсә, 4 мең сумга кадәр штраф яный

Рейд

Яшел Үзән дәүләт автоинспекциясе тәрәзә пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге билгеләнгән таләпләргә җавап бирми торган транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны ачыклау буенча максатка юнәлешле эш алып бара.

12 майда шундый профилактика чарасы узып, 5 автомобильче админис­тратив җаваплылыкка тартыла.

Тикшерү барышында автоинспекторлар 19 яшьлек егет идарә иткән «ВАЗ 2113» автомобилен туктата. Автомобильнең алгы һәм ян пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеге таләпләргә туры килми. Аның моңа охшаш хокук бозу өчен элек тә җәлеп ителгәнлеге ачык­лана. Машина йөртүче кабат хокук бозган очракта полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3нче маддәсе буенча җәлеп ителергә мөмкин булуы турында кисәтелгән була. Әмма бу таләпне ул игътибарга алмаган. Суд карары белән аңа 3 тәүлеккә арест салына.


Дәүләт автоинс­пекция­се искәртүенчә, тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламент нигезендә, машина пыялаларының яктылык үткәрүе 70%тан да ким булмаска тиеш. Бу күрсәткечтән артык тонировкалау машина йөртүчегә күрүчәнлекне начарлата һәм, шуңа күрә, авария хәлләре барлыкка килү куркынычы арта.
Әлеге хокук бозу өчен административ штраф 500 сум тәшкил итә. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре «хокуксыз гамәлләрне туктату турында таләп» чыгара, аның нигезендә машина йөртүче хокук бозуны 10 тәүлек эчендә бетерергә тиеш. Югыйсә, автомобиль кабат туктатылганда, хокук бозучы судка китереләчәк, анда РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 4000 сумга кадәр штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X