Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Машинага утырып йөрү-йөрмәү үзеңнән тора

Хәзер юлларда йөрү бик катлаулы һәм аның куркыныч ягы да бар.

Чөнки спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырып чыгучылар булырга мөмкин. Һәм шундыйларны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы тикшерүләр барышында тоткарлап тора.
Менә, мәсәлән, 36 яшьлек автомобильче Айрат Маликов шундый рейд вакытында «эләгә». Тикшерү ясалып, аңа инспекторлар РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча беркетмә төзи һәм аны җәмәгать судьясына юллый.
Судта гаепләнүченең элек мондый маддә буенча җавапка тартылмавы исәпкә алынып, аны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарыла. Шулай ук закон буенча 30 мең сум штраф та салына.
Хәзер инде бу автомобильче эчеп йөрүнең никадәр «файдалы» булуын аңлар, мөгаен. Кызганычка, кабат-кабат гаепләнүчеләр дә була.
Зеленодольск муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев