Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Машина энә түгел, табыла

Яшел үзәнле урланган машинада Волжскига киткән, әмма тимер ат карак хуҗаны тыңламаган.

Урам буйлап эшсезлектән интегеп, кая бәрелергә белмичә йөрүчегә нишләргә кала? Урлашырга гына.
Көн бушлыгын ничектер һәм нәрсә белән белән булса да тутырырга кирәк бит. Югыйсә, без язасы геройның гаиләсе булган, әмма аерылган, хәзер ятимлектә үсәргә мәҗбүр булган ике кечкенә баласы бар. Тәрбия бирә алмый икән, аларга акчалата ярдәм – алименты бик кирәктер. Югары белеме булып та, эшләми, чөнки балаларга түлисе бар, өстәвенә, хөкемдә дә булып кайткан.

30 яшен тутырган бу ир 2020 елның 28 октябрендә иртәнге уннар тирәсендә К.Маркс урамындагы бер ишегалдында кабызып куелган «ВАЗ-21140» автомобиле яныннан узып китә алмый. Ә хуҗасының машинасын җылыту өчен кабызып өенә кереп киткән чагы була. Безнең герой шуннан файдаланып, әлеге автомобильнең руле артына утыра да, күрше республикадагы Волжск шәһәренә җилдертә. Әмма, бәхеткәме яисә кызганычкамы, аннан ары китә алмый, машина кинәт сүнеп туктап кала. Аны ул берничек тә кабыза алмагач, ташлап китәргә мәҗбүр була. Машина йөрсә ниләр кылыр иде, анысы билгесез. Бәлки тагын әллә нинди күңелсезлекләр чыгарыр, җинаять җәзасын арттырыр иде.

Полиция хезмәткәрләре машина урлану турында хәбәр алу белән эзләү чараларын башлап җибәрә. Озак та үтми автомашина табыла һәм хуҗасына кайтарыла. Ә инде каракны ачыклау полицейскийлар өчен артык авыр эш түгел.

Бу иргә карата Яшел Үзән прокуратурасы Җинаятьләр кодексының 166нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепләү чыгарып, аны судка җибәрә.
Яшел Үзән суды карары буенча гаепләнүче әлеге җинаяте өчен 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга хөкем ителә. Гаебен тулысынча танырга мәҗбүр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев