Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үлем белән сәүдә тимерчыбыклы бәйгә илтә

Шәһәр суды тарафыннан наркотик чараларны законсыз сатуда гаепләнүче 27 яшьлек яшел үзәнлегә карата җинаять эше каралган.

Узган елның апрель аенда Әйшә бистәсе территориясендә аны туктаталар һәм автомашинасында наркотик матдәләр табыла. Ул аларны алга таба законсыз сату өчен Казанда булган «тайник»тан ала. Тоткарланганнан соң, төркем белән эшләүләрен әйтә, Яшел Үзәндәге үзе ясаган яшерен урынын күрсәтә. Аңардан 51,07 грамм мефедон алалар. Бу авырлык әлеге наркотик өчен күп санала.

Үлем белән сәүдә итүче үз гаебен тулаем таный һәм үкенә, җинаятьне тикшерү эшендә хезмәттәшлек итә.
РФ Җинаятьләр кодексының 30 маддә 3 өлеш, 228.1 маддә 4 «г» (алдан сөйләшү буенча төркем белән «Интернет» челтәрен кулланып, зур күләмдә наркотик матдәләр сатырга планлаштыру, әмма явыз ниятләрен тормышка ашыра алмау) өлеш ләрендә каралган ике җинаяттә гаепләнүче яшел үзәнлегә, дәүләт гаепләүчесе тәкъдиме белән, каты режимлы төзәтү колониясендә 8 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Хөкем карары гамәлгә ашырылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев