Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кыңгыр гамәл сизелми калмый

Яшел Үзәндә 45 яшьлек хатын-кыз эшкә яраксызлык кәгазен сатып алган һәм кулланган өчен хөкем ителгән.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы җирле 45 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыккан. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 327нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судка билгеле булганча, әлеге хатын-кыз эшкә чыкмый йөргән көннәрен ничек тә булса каплау юлларын эзли башлый. Ул тегеләй итә, болай итә, барыбер юлын таба. Эзләсәң тапмыйсыңмы инде?! Эшкә яраксызлык буенча ялган документ ясатып (больничный лист), аны эш бирүчегә илтеп бирә. Әмма озак та үтми бу документның фиктив булуы ачыклана. Аңа карата җинаять эше ачыла.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таный. Суд аңа шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.

Хәзерге электрон документлаштыру заманында, һәр больничный җитди исәптә торганда, аның ише кыңгыр эшләр белән шөгыльләнү бик куркыныч. Бер сәбәпсезгә эш калдырып йөрсәң, өстәвенә, авырмаган килеш авырдым дип ялган документлар белән алдасаң, җавапка тартыласыңны көт тә тор. Әле ярый шартлы җәза белән генә котылган, әмма биография сен бозган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев