Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кыңгыр гамәл сизелә

Җәмәгать судында Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре беркетмәсе нигезендә гаепләнгән автомобильче Константин Селянин эше каралган.

Гаепләнүчене РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартканнар. Ягъни, ул 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.
Бу автомобильчене автоинспекторлар планлы тикшерү барышында тоткарлаган һәм аның салмыш килеш руль артына утырып чыгуын ачыклаган. Дөрес, бу аның әлегә мондый халәттә беренче генә эләгүе. Икенчесендә, ягъни машинада йөргән килеш спиртлы эчемлеккә үрелсә, судьяның хөкем карары бөтенләй икенче эчтәлектә булырга мөмкин. Шуңа күрә закон бозу очракларына юл куймаска кирәк. Кыңгыр гамәл барыбер ачыклана.
Зеленодольск муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев