Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кулланучы һәрвакыт хаклы

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга җавапны «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалының консультация үзәге белгече Надежда Александрович бирә.

– Судта кулланучылар хокук ларын яклау турындагы эш ләр не караганда, кулланучы файдасына дәгъва белдерелгән таләпләргә өстәмә рәвештә тагын ниндидер штраф билгеләнергә мөмкин, дип ишеттем. Ул нәрсә өчен һәм кайчан түләтелә?

– «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 13нче маддәсендәге 6нчы пункты нигезендә, кулланучы таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелгәндә, ул җитештерүчедән (башкаручыдан, сатучыдан, вәкаләтле оешмадан яки шәхси эшмәкәрдән, импортердан) таләпләрне ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен кулланучы файдасына суд билгеләгән сумманың илле проценты күләмендә штраф түләттерә. Ягъни, әгәр судка мөрәҗәгать иткәнче, сез башта башкаручыга, сатучыга, вәкаләтле оешмага яки шәхси эшмәкәрнең вәкаләтле вәкиленә, импортерга шикаять белән мөрәҗәгать иткәнсез икән, таләпләр канәгатьләндерелмәсә, эшне караганда сез әлеге штрафны түләттерү хокукын алачаксыз.

– Кибеттә товар сатып алганда, кассада исәп-хисап ясаганда, сатучы миңа башка, югары бәяне атады. «Ценник»та товар бәясе акчалата түләү өчен куелган, терминал аша карта белән исәпләнгәнлектән, товарның бәясе дә 1,5%ка югарырак булачак дип аңлатты. Сатучының бу гамәле законлымы?

– Бу дөрес түгел, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 16.1нче маддәсе нигезләмәсе буенча, сатучы товарларга милли түләү инструментларын куллану юлы белән түләү, шулай ук кулланучы теләге буенча акчалата исәп-хисап ясау мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Шулай итеп, сатучыга товарның төренә карап, акчалата яки акчасыз исәп-хисап формалары кысаларында, түләү ысулына карап, төрле бәяләрне билгеләү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев