Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хатын-кызга кул күтәрү – көчсезлек билгесе

Яшел Үзәндә 45 яшьлек ир-атны өйдәшен кыйнаган өчен хөкем итәчәкләр.

Хатын-кызга кул күтәргән ир-атны кем дип әйтергә соң ин де? Кө че җиткән, мескеннең! Шул инде, телең белән аңлата алма ганны, кул белән исбатларга ту ры килә. Бу очракта, айнык бул мау, гаепләнүчене акламый. Ан дый ларның хатын-кызларның үз ләрен гаепләүләре ихтимал.

Күбесе шулай эшли дә: «Телен тыяр иде», – ди. Аның телен дә бикләп куймаганнар, ләбаса.

Яшел Үзән прокуратурасына бу сугыш чукмарына карата Җинаять ләр кодексының 116.1нче маддәсе буенча гаепләү чыгарырга туры килгән.

Прокурор урынбасары Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу елның августында Октябрьский бистәсенең Яңа урамындагы балалар мәйданчыгында әлеге җинаять эше фигуранты белән өйдәш хатыны арасында бәхәс чыга. Конфликт барышында гаепләнүче үз-үзен тыя алмыйча, хатынның битенә һәм кулына йодрыгы белән берничә тапкыр суга. Шулай итеп, ул җиңдем, дип уйлый. Әмма көч куллану бервакытта да җәзасыз калмаска, башкаларга да сабак булырга тиеш.

Гаебен таныган иргә хәзер суд каршында шушы «батырлыгы» өчен җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев