Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хаталар кабатланмасын

Хәзерге заман юллары бик шома булса да, алар аек акыллы һәм игътибарлы автомобиль йөртүчеләрне генә үз итә. Алай-болай мине тота алмаслар әле дип, салган килеш руль артына утырып чыгу җинаять гамәленә тиң. Андыйлар барыбер тотыла.

 

Менә, әйтик, машина йөртүче В.В.Ершов та, бәлки, тотылмам әле, дип уйлагандыр. Әмма ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре бик аек караш белән эш итә, рейдларны урынлы уздыра.
Гаепләнүче Ершов эшен җәмәгать судьясы карый һәм карарын чыгара. Хәзер ул 1 ел 6 ай дәвамында машинасын үзе йөртә алмаячак, чөнки андый хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Моңа кадәр бу кешенең РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җәлеп ителгәне булмаган. Әмма бу аның гаебен акламый. Хаталар гына кабатланмасын инде.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте
иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев