Күгеш авылы ирекле янгын сүндерүчеләре йортны уттан саклап кала
Авылда ирекле янгын сүндерүчеләрне булдыру зарурлыгы тагын бер кат исбатланды.
Тирә-күрше авылларда оешкан ирекле янгын сүндерүчеләр бәла-казаларны булдырмый калуга ярдәм итә.
8 декабрь иртәсендә Яшел Үзән муниципаль районы Күгеш авылында янгын чыккан. Ишек алдында хуҗалык корылмалары яна башлый. Авыл халкы утны күреп ала һәм шунда ук авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллинга шалтырата, ул урынга "Күгеш" ДПК ирекле янгын сүндерү командасын җибәрә. Бу вакытта ут тулысынча агач корылманы чолгап алган, торак йортка күчү куркынычы туган була. Ирекле янгын сүндерүче Флюр Шәйхетдинов машинасында бер-ике минуттан соң ук килеп җитә. Авыл халкы ярдәме белән алар янгынны сүндерүгә керешә.
- Әйтәсе дә юк, безнең авыл халкы бик тату, - дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин. - Янгынга барысы да җыелды, 50-60 кеше иде. Барысы да ярдәм итте! «Алмаз» ҖЧҖ директоры Айдар Хәбибуллинга техника, тракторлар биргән өчен аерым рәхмәт. «Алмаз» ҖЧҖ механизаторы Марат Аймәтов һәм «Заволжье» ВЗП механизаторы Рәфис Шәрәфиев тракторларда су, кар ташыды, ут таралуга юл куймады... Бу янгынны сүндерүдә катнашкан авыл халкына рәхмәтлебез. Шулай оешкан рәвештә эшләделәр, уттан бер ярым метр ераклыкта торган ике төргәк саламны да саклап калдылар. Иң мөһиме - йорт, мунчага зыян килмәде. Утка башка корылмаларга күчәргә ирек бирмәделәр.
Утны тулысынча юк итәргә Норлат янгын сүндерүчеләре дә килә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Күгеш авылындагы ирекле янгын сүндерүчеләр катнашкан бердәнбер очрак түгел. Хәзер Күгеш янгын сүндерүчеләре астында биш торак пункт бар, анда мең ярым кеше яши. Гомумән алганда, Яшел Үзән муниципаль районы авылларында авыл җирлекләре башлыклары карарлары нигезендә 81 ирекле янгын бүлекчәсе төзелгән.
Резедә Юсупова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев