Казанда яшәүче ханым 11 яшьлек улын уку йортында көчләүләре турында белдерде
Хатын малайны бүлмәдәге күршесе мәсхәрәләгән дип раслый.
Казан полициясенә 11 яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгать иткән, аның улын даими рәвештә Яшел Үзән районында урнашкан интернат тибындагы уку йортында көчләгәннәр, дип хәбәр иткән.
Муниципалитетта андый белем бирү оешмасы - Раифа монастыре мәктәбе. Хатын-кыз сүзләренчә, баланы бүлмәдәше – 12 яшьлек яшүсмер мәсхәрәләгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта KazanFirstка хокук саклау органнарындагы чыганак сөйләгән.
Гаризада әнисе, улын 31 августтан 12 октябрьгә кадәр мәсхәрәләгәннәр дип күрсәткән. Билгеле булганча, берникадәр вакыттан соң бу хакта әнисенә курыккан яшүсмер үзе хәбәр иткән.
Килеп чыккан хәлнең шартлары хәзер ачыклана. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.
KazanFirst
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев