Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда "Ривьера" янында 17 яшьлек яшүсмер батып үлгән

Аның гәүдәсен водолазлар табып чыгарган.

Казанда "Ривьера" аквапаркы янында 17 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Аның гәүдәсен судан водолазлар тартып чыгарган. Куркыныч кадрлар социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Фаҗига турындагы хәбәр 17:44 тә кергән. Урынга коткаручылар, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре чыкты. 19:10 да ЗПСО-2 коткаручылары һәлак булучының гәүдәсен яр буеннан 25 метр ераклыкта 6 метр тирәнлектән алганнар.

Шаһитлар сүзләренчә, малай йөзә белмәгән. Кадрларга караганда, яшүсмернең дуслары борчыла башлый - алар бөтен эзләнүләр дәвамында яр буенда утыралар.

Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, коену урыны җиһазланмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев