Казанда поезд түбәсендә ир-атның үле гәүдәсен тапканнар: үлем сәбәбе ток сугу
Һәлак булучының гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Казанның Юдино бистәсендә 26 яшьлек ир-ат үлгән - аны электр тогы суккан.
«Фаҗига 11 октябрьдә «Юдинский профилакторий» тукталышында соң гына була, ул урынга коткаручылар бригадасы чыкты һәм алар һәлак булучыны поезд түбәсеннән төшерде», - дип тапшыра республика буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе.
Аннары ирнең гәүдәсе полиция хезмәткәрләренә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев