Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда Кабан күлендә хатын-кыз батып үлгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 26 май көнне 16.05 сәгатьтә Төмән урамы тирәсендә Урта Кабан күлендә хатын-кыз батып үлгән.

Югалган хатынның дусты вакыйга урынында коткаручыларга, су коенырга баруларын һәм ниндидер мизгелдә аны күз уңыннан югалтуы турында әйтә.

Хатынны водолаз төркеме эзләргә керешә. 18.20 сәгатьтә һәлак булган 46 яшьлек ханымның гәүдәсе тугыз метр тирәнлектә, ярдан 20 метр ераклыкта табыла.

Һәлакәтнең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында коену.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев