Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казан кешесе Осиновода участок сатып алырга теләп, мошенникларга 34 млн биргән

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2019 елда Казанда яшәүче Осиново бистәсендә төзелеш өчен участок сатып алырга карар кылган.

Ул бер ир белән танышкан, аны аңа бу мәсьәләдә ярдәм итәргә сәләтле кеше буларак киңәш иткәннәр. Тегесе, участокны сату буенча «торг»ларда җиңү өчен, ришвәт нигезендә җирле хакимият белән мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итә.

Шуннан соң мошенник казанлыны тагын бер дусты белән таныштырган, ул шулай ук ярдәм вәгъдә иткән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә. 2019 елдан 2021 елга кадәр ир-ат җинаятьчеләргә 34 миллион сум биргән. Әмма «торг»лар булмый, аферистлар моны коронавирус пандемиясе белән аңлата. Чынлыкта алар казанлының акчаларын үзләштергәннәр.

Мошенниклык өчен маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Эш материаллары судка җибәрелгән, гаепләнүчеләр сак астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев