Казан гыйбадәтханәләренең берсендә хатын-кызны үтерүдә гаепле кеше тоткарланган
ТР буенча РФ Тикшерү комитеты 58 яшьлек хатын-кызны үтерүдә кем шикләнелүен ачыклаган, аны Казан гыйбадәтханәләренең берсендә урындыкта утырганда үле килеш тапканнар иде.
Муенында киселгән яра була. Җинаять кылуда шикләнелү буенча 60 яшьлек җирле кеше тоткарланган, ул үз гаебен таныган.
Ул зыян күрүче белән бергә берничә ай дәвамында гыйбадәтханә капкасы янында сәдака сорап торган. Алар арасында низаг чыга: ир-ат аны дустыннан 3 мең сум урлауда гаепли.
Ул бирегә аңа башка акча җыярга килмәскә куша. Һәм нәтиҗәдә, урындыкта йоклап утырган хатынны күреп, исерек хәлдә муенына пычак белән кадый да, җинаять урыныннан кача. Бу эш буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев