Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ яңа кагыйдә кертә

Автомобиль йөртүчеләргә яңадан-яңа таләпләр куелып кына тора.

Бу юлы сүз аерым участокларда хәрәкәт итүне тулысынча тыю турында бара.

ЮХИДИ бүлегендә аңлатуларынча, үзгәрешләр юл хәрәкәте кагыйдәләре исемлегенә кертелгән һәм ул агымдагы елның 18 октябреннән эшли башларга тиеш.


Үзгәрешләр машина йөртүчеләр тарафыннан «куркынычсызлык утраулары» дип аталган урыннарда кагыйдәләр үтәвенә ка гыла. Хәзер мондый участокларда тукталып тору, бигрәк тә машинаны туктату тыела. Моннан тыш, анда теләсә нинди хәрәкәт тулысынча тыелачак. Бу үзгәреш шулай ук «утрау» күрсәтмәләренә кагылачак.


Белгечләр бу тыюны юлларда куркынычсызлыкны арттыру, шулай ук хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен күренүчәнлекне яхшырту өчен куярга кирәк дип саный.


Ведомствода куркынычсызлык утрауларының берничә төр булуын искәртәләр. Мәсәлән, мондый зоналар зебра алдында урнашырга мөмкин, шуңа күрә алардан юлны үтәргә өлгермәгән җәяүлеләр куллана алалар. Шулай ук куркынычсызлык утраулары юлдаш машиналар агымы бүленгән урыннарда урнаш тырыла.


Белгечләр сүзләренчә, әгәр машина йөртүче тыюны бозса һәм үз автомобилен шундый зонада калдырса, аңа штраф гарантияләнә. Түләттерү суммасы мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр утрау сары тамга белән аерып алынган икән, кеше хәтта үз машинасыннан колак кагарга да мөмкин, чөнки ул чакта аны штрафстоян кага озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев