Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ 199 тапкыр юл йөрү кагый­дәсе бозылган

34ендә матди зыян китерелгән.

Кешеләр имгәнгән 2 очрак булган. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 1 очракта кеше һәлак булган.

 
Гоголь урамының 7нче йорты янында «Хонда Аккорд» автомашинасын йөртүче 21 яшьлек егет юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлдан чыгып барган 7 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Күп санлы җәрәхәтләнүләр алган җәяүлене Казан балалар республика клиник хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

 
Ленин урамының 45нче йорты янында «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет юл йөрү кагыйдәсен бозып юлдан чыгып барган 10 яшьлек малайны бәрдергән. Бәрелгән урыннары күп булган малайны Яшел Үзәннең травматология бүлегенә китергәннәр.

 
Раифа-Күлбаш-Дөбъяз юлының 17нче чакрымында «ВАЗ-211540» автомобилен йөртүче 19 яшьлек егет төнге уннарда юл кырыеннан барган 31 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Аның киемендә яктырткыч элементлар булмаган. Нәтиҗәдә җәяүле фаҗига чыккан урында ук һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев