Юллар тар, кар күп, үлүчеләр бар: фаҗигале саннар артында нәрсә тора?
2025 елда Яшел Үзән районы юллары 10 кешенең гомерен өзгән. Әмма бу, 2024 ел белән чагыштырганда, дүрткә кимрәк! Ә инде 2026 елның беренче 45 көнендә үк өч кеше фаҗига корбаны.
Илсөя садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Хәзерге вакытта юл иминлеге мәсьәләсе бик актуаль булып кала. Яшел Үзән районында бу тема аеруча көчле яңгырый. Бер-бер артлы яуган кар, буран һәм салкын һава район юлларын чын сынау мәйданына әйләндерде. Март ае килеп җитсә дә, кышкы стихия чигенергә җыенмый.
Без, очрактан файдаланып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин белән очрашып, иң көнүзәк сорауларга җавап алдык.
– Рамил Илфатович, 2026 ел беренче көненнән үк көчле кар-бураннары белән башланып китте һәм ул юлтранспорт хәрәкәтенә ничек тәэсир итте? Статистикасы куркынычмы?
– Ел башыннан ук безгә – ЮХИДИ хезмәткәрләренә гади булмаган шартларда, көчәйтелгән режимда эшләргә туры килде. Безнең инспекторлар Раифада да, Зөядә дә, федераль трассада да тәртип саклады. Әмма, кызганычка, статистика безнең өчен эшләмәде. 45 көн эчендә 300дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Иң фаҗигалесе – инде өч кеше гомере белән хушлаштык. Статистикага килгәндә, узган 2025 елда безнең районда 60 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 10 кеше һәлак булды һәм 75е җәрәхәтләнде. 2024 елда 14 кешенең гомере өзелде. Нәтиҗәдә, безгә 2025 елда 4 кеше гомерен саклап калу мөмкин булды. Дәүләт автоинспекциясенең шәхси составы тарафыннан 2025 елда матди зыян китергән 2 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Болар бик куркыныч саннар. Мин моны юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы йөрәгенә салып әйтәм.
– Район өчен нинди хокук бозулар хас? Ни өчен юлларда фаҗигаләр еш килеп чыга?
– Монда сүз машина йөртү культурасы турында бара. Ул бездә, кызганычка, аксый. Беренче чиратта – транспорт чарасын исерек хәлдә йөртү. 500дән артык очрак – бу безнең өчен зур проблема. Икенчедән, җәяүлеләрне бәрдерү. Монда гаепне ике якка да бүлеп була. Йөртүчеләр игътибарсыз, җәяүлеләр дә, үз чиратларында сакланып йөрми. 2025 елда 500 йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, ә 600дән артык кеше үзе кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылды.
Өченче мөһим проблема — машиналарның конструкциясенә үзгәреш кертү. Моны күбрәк яшьләр ярата, әйтик, урамда музыка кычкыртып, тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын боза. Әлбәттә, моңа дәгъва белдерүчеләр күбәя. Боларга каршы комплекслы эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.
– Быелгы туктамас карбураннар юллардагы ситуацияне ничек үзгәртте?
– Алар безнең кимчелекләрне ачык күрсәтте. Гражданнардан юлларның начар чистартылуына дәгъвалар күбәйде. Бигрәк тә шәхси секторда яшәүчеләрдән ризасызлык артты. Килеп туган проблемаларны без Башкарма комитет белән бергә чишәбез. Команда булып эшлибез. Әлегә авыр, әмма мин паникага бирелергә ярамый дип уйлыйм. Озакламый хәлләр тотрыкланыр.
– Юл кырыйларында калдырылган транспорт чаралары һәм шул сәбәпле юлларның тиешенчә чистартыла алмавы буенча нәрсә әйтерсез?
– Минемчә, мондый очракларда комплекслы эшләргә кирәк. Коммунальщиклар үзләре генә бернәрсә эшли алмаячак. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша юлларның җыештырылачагы турында алдан хәбәр ителергә, ягъни транспорт чарасы хуҗалары кисәтелергә тиеш. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, хакимият балансында аврал режимда эшли ала торган эвакуаторлар юк. Булган бер эвакуатор гына проблеманы хәл итә алмый, ә мөрәҗәгатьләр бик күп килә. Бигрәк тә Осиноводан, Васильеводан, Ключидән.
Экстремаль һава шартларында муниципаль хезмәткәрләр дә коммуналь хезмәтләргә ярдәмгә чыкса әйбәт булыр иде. Система тулы көченә эшләсен өчен ЮХИДИ хезмәткәрләрен 50 процентка арттыру таләп ителә. Хәзерге вакытта безгә кимендә 10 юл-патруль инспекторы кирәк.
– Ә юл буйларында басып торган зур йөк машиналары белән ничек булырга? Алар да бит юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык тудыра? Закон алар яклымы?
– Йөк машиналарының теләсә кайда тукталуы – турыдан-туры кагыйдә бозу. Ләкин бу очракта да альтернатива булырга тиеш! Зур йөк машиналары өчен легаль тукталыш кирәк. Кеше сайларга тиеш: йә машинаңны тукталышка куясың, йә штраф түлисең. Әлегә бездә мондый мөмкинлек юк. Шуңа күрә аларны җаваплылыкка тарту авыр. Әмма алар, ничек кенә булмасын, юл хәрәкәтендә катнашучыларга кыенлык тудырырга тиеш түгел.
– Җәяүлеләргә нинди киңәш бирәсез?
– Иминлек аларның үз кулларында. Караңгы вакытта йөргәндә киемнәргә ут кайтаргыч элементлар тагарга киңәш итәм. Юлга чыкканда капюшонны салырга, наушникларны кимәскә кирәк. Иң мөһиме – гаджетларга төбәлеп йөрмәскә. Ә ата-аналарга аерым үтенеч: балагызның кайда йөрүен белеп торыгыз, һава торышы начарланганда контрольне көчәйтегез.
– Әңгәмә ахырында юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгатегез?
– Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Бер-берегезгә карата түземле, тәрбияле, ихтирамлы булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Шул чакта гына без юллардагы фаҗигаләрне бергәләп җиңә алачакбыз. Без сезнең иминлек өчен тәүлек буе эшлибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев