Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар, юллар... Саклыйк һәм сакланыйк

Юллар безнең яшәешнең мөһим бер өлеше булып тора.

Заманның никадәр алга баруына карап, аларның торышы да, шул ук вакытта ихтыяҗ да үзгәрә. Мәсәлән, автомобильләрнең саны артуына бәйле юлларның киңлеге генә түгел, озынлыгы, аңа салынган асфальтының сыйфаты да бик мөһим.

Хәзер инде кече авыллар да бары асфальт юлларга исәп тота. Беребезнең дә сикәлтәле юллардан йөрисе килми. Шуны да билгеләргә кирәк, аларның торышына юл-транспорт һәлакәтләре дә турыдан-туры бәйле. Шулай ук юл билгеләренең булу-булмавы, юлларны саклау, җәяүлеләр белән автомобильчеләр арасындагы мөнәсәбәт – барысы да үзара бәйләнештә тора. Берсе үтәлмәсә дә, дисбаланс барлыкка килә.

Муниципаль районда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе эшләп килә һәм ул юл куркынычсызлыгына бәйле мәсьәләләрне, халыкны борчыган проб­лемаларны контрольдә тота. Әйтик, җәяүлеләрне ничек сакларга? Кайда яңа светофорлар, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр кирәк? Тротуарлар ни хәлдә? Бу һәм башка сорауларга җаваплар шушы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышының көн темасы булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев үзе катнашып, әлеге мәсьәләдә вак-төяк­ләр булмавын һәм һәр очракны хәл итәргә кирәклеген билгеләде.

Сүз беренче чиратта юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын барлаудан башланды. Чөнки алар нечкә урыннарны ачык чагылдыра. Шул ук вакытта безнең район аша федераль юллар узуын һәм аларның статистикага нык тәэсир итүен онытырга ярамый.

2023 елга юл-транспорт фаҗигаләрендәге үлем-китемнәрне киметү буенча фаразлауларны үтәү мөмкин булмады, – дип сүзен башлады Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – 82 фаҗигадә 15 кешенең гомере өзелде, 84 кеше зыян күрде. Сәбәпләре төрле: руль артында баналь эчкечелектән алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга кадәр, алар арасында каршы хәрәкәт полосасына чыгу, җәяүлегә өстенлек бирмәү, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү.

Анализлау күрсәткәнчә, фаҗигаләрнең күбесе федераль юлларда чыга. Нәкъ менә үлүчеләр санын да шушы юллар арттыра. Әйтик, 10 кеше федераль әһәмияттәге юлларда – Зөя һәм Йошкар-Ола трассасында һәлак булган. Бу учас­токны яктыр­ту һәм нормаль мобиль элемтә белән җиһазландыру мәсьәләсен махсус контрольгә алырга карар ителде.

– Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә уңай динамиканы күзәтәбез, – ди Рамил Идия­туллин. – Былтыр 2 айда 7 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, 3 кеше һәлак булса, быел 2 айда – 5 фаҗига һәм 1 үлүче. Быелгы бер үлем очрагы буенча сораулар калды. Гыйнварда Паратская урамында чыккан юл фаҗигасендә җәяүле, тротуардан барасы урында, автомобиль юлын сайлаган. Нәтиҗәдә, аны йөк машинасы бәрдерә. Кабыргалары сынган җәяүлене хастаханәдә дәваланса да, 5 көннән соң аның гомере өзелә. Әлеге очрак буенча зыян күрүченең ни сәбәптән үлүен, авариягә бәйле булу-булмавын ачык­ларга кирәк. Мичурин урамында җәяүлеләр юлында 42 яшьлек ирнең гомере өзелде. Ә аны бәрдерүченең йөртү стажы 2 ай гына була. Шуңа күрә юл иминлеге планында безнең эшләр әле күп. Кызганычка, машина йөртүчеләр җәяүлеләр чыга торган урыннарда кагыйдәне күп боза.

Мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге дәүләт учреждениесе тарафыннан профилактик чаралар актив үткәрелүгә карамастан, балалар катнашында да фаҗигаләр чыга. Комиссия әгъзалары билгеләвенчә, балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә агарту эшләрен дәвам итәргә кирәк. Мәктәпләрдә яшь юнармиячеләр хәрәкәтенең киң колач алуын билгеләми мөмкин түгел. Уен технологияләре, проект һәм эксперименталь ысуллар актив кулланыла, бу балалар белән кызыклы һәм динамик шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Боларның барысы да киләчәктә нәтиҗә бирә торган чаралар.

– Юл хәрәкәте иминлеге һәм профилактика өстенлекле булып кала, шуңа күрә безнең төп бурыч –юлларны җәяүлеләр өчен мөмкин кадәр куркынычсыз, ә машина йөртүчеләр өчен уңайлы итү. Комиссия барлык хәвефле учас­токларны тикшерә, – дип сөйли Яшел Үзән муниципаль районы төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Регина Ясельская. – 2023 елда Яшел Үзән районы башлыгы карары буенча район бюджетыннан өстәмә 3 млн 700 мең сум бүлеп бирелде. Әлеге акчага 2 урында тротуарлар җәяүлеләр чыга торган юлга кадәр җиткерелде, 11 ясалма юл тигезсезлеге урнаштырылды, 99 юл билгесе куелды, 4 җәяүлеләр юлы билгеләнде, Яшьлек урамында тоткалы коймалар куйдык, Осиново һәм Васильево бистәләрендә юл билгеләре урнаштырдык.

Карл Маркс урамында ремонттан соң ике проекцияле җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк. Башка урыннарда да яңарту эшләре таләп ителә. Юл фонды программасы буенча 2024 елга җирле бюджеттан 20 миллион сум акча сарыф итү планлаштырыла. Эшләр тиешле һава шартлары урнашу белән башланачак.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – юлларны саклау. Аларны күбрәк авыр йөк машиналары боза, бик күп зыян китерә. Нәтиҗәдә, реконструкцияләүгә зур суммада финанслар таләп ителә. Бу юнәлештә эшне һәм контрольне көчәйтергә кирәк булачак. Бер генә машина да тиешле авырлыкны арттырырга тиеш түгел. Быел Казанская урамы, Зур Ключи авылындагы күперләрдә, Олы Карагуҗа плотинасында, Васильево бистәсендә транспорт чараларына авырлыкны чикләү билгесе урнаштыруны, Яңа Турада зур габаритлы транспорт чаралары керүне чикләү мәсьәләсе дә каралырга тиеш.

Юллар һәм иминлек – көн темасыннан чыкмый торган, һәрвакыт карап торуны, камилләштерүне таләп иткән мәсьәләләр. Шул вакытта гына алар бер-берсе белән дус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев