Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар һәм вакыйгалар

Ике айда биш фаҗига

Яшел Үзәндә «Каршы як полоса» оператив-кисәтү чарасы үткәрелде

Агымдагы елның 2 аенда Яшел Үзәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як юл хәрәкәте полосасына чыгудан 5 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 1 кеше имгәнгән. Ел башыннан «Каршы як полоса» оператив-профилактик чара барышында каршы як юлга чыккан өчен 76 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Каршы як полоса» профилактика чарасын үткәрде.


Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, узып китәргә җыенган машина йөртүче уза торган аралыкта хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш. «Узып китү тыела» юл билгесе зонасында, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка учас­токларда узып китү тыела.


Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки ул дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозуны кабат кылган машина йөртүче бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу очрагында аңа өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинс­пекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев