Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар һәм салмышлар

Сак бул, руль артында исерек

Хәзерге юллардагы киеренкелектә икеләтә айнык булырга кирәк. Әмма кайбер автомобильчеләр моны онытып җибәрә. Нәтиҗәдә алар шундый минутлык йомшаклыклары аркасында еллар буена машиналары руле артына утыра алмый.
 

Автомобильче К.В.Воронинны һәм тагын шундый ук машина йөртүче О.С.Бавыринны Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы чара үткәргәндә тоткарлый. Шикләнеп туктату һәм тикшерүләр бу кешеләрнең исерек булуларын раслый. Аларга карата РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелә һәм җәмәгать судына җибәрелә.
Судта чыгарылган карар буенча әлеге гаеп­ләнүчеләр 1 ел 6 айга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм икесенә дә 30 мең сум күләмендә штраф салынган.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев