Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән

«Әлмәт – Лениногорск» автомобиль юлында өч җиңел машина бәрелешкән. Авария иртәнге 7:19 тирәсендә Зәй-Каратай һәм Новочершилинск авыллары янында булган.

ТР прокуратурасының мәгълүматларына караганда, «Опель» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хавал» машинасы белән бәрелешә. Бәрелештән соң машиналарга попут юнәлештә барган «Тоета» килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күрә, алар арасында 15 яшьлек үсмер дә бар. Барлык зыян күрүчеләргә дә урында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә.

Вакыйга урынына Лениногорск шәһәр прокуроры Марсель Гимаев килгән. Процессуаль тикшерү барышы күзәтчелек ведомствосы контроленә куелган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев