Җиде фаҗигадә җиде бала
Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә быел унбиш кешенең гомере юл-транспорт һәлакәтендә өзелгән
Юлларда хәзерге вакытта автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә җиңел түгел. Транспорт чаралары саны көннән-көн арта һәм шулар белән бергә кагыйдә үтәмәүчеләр дә. Сәбәпләре күп. Ә менә балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре аеруча куркыныч. Һәр очрактан безгә сабак алырга һәм андый ялгышлыклар кылмаска өйрәнергә кирәк.
Агымдагы елның унбер аенда Яшел Үзән муниципаль районында балалар юл-транспорт травматизмы торышы турында Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә бик үтемле сөйләде.
Сүзне статистикадан башласак, мөгаен, ялгыш булмас. Ул һәрчак аяусыз, әмма саннар теле күп нәрсәгә ачыклык кертергә булыша. Быел республикада өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәте (ДТП) теркәлгән. Аларда өч йөзгә якын кешенең гомере өзелсә, өч меңнән артыгы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләргә дучар булган. Ә безнең районга килгәндә, матди зыян китергән ДТПлар ике меңнән артып, шуларның 54ендә кешеләр зыян күргән, 15 кешенең гомере өзелгән һәм 56сы җәрәхәтләнгән.
Балалар катнашындагы фаҗигаләр аеруча борчу уята, – дип белдерә Рамил Идиятуллин. – Быел районда җиде юл һәлакәте чыгып, шуның кадәр бала зыян күрде. (Чагыштыру өчен: республикада 365 ДТПда 10 бала һәлак булган һәм 3911е җәрәхәтләнгән). Пассажир балалар катнашындагы бер юл-транспорт һәлакәтендә Казан мәктәбендә укучы җәрәхәтләнде, ә икенчесе – Казан көллияте студенты 12 көннән соң хастаханәдә үлде.
Җәяүле балалар проблемасы шулай ук бик актуаль. Быел дүрт юл фаҗигасендә дүрт бала зыян күргән: Ленин – Татарстан урамнары киселешендәге җәяүлеләр чыгу юлында – 4, Маяковский урамында – 15, Гоголь урамында – 10, Осиновода 18 яшьлек яшүсмерләрне автомобиль бәрдергән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге очракларның берсендә дә җәяүлеләрнең гаебе булмаган. Бу машина йөртүчеләрнең юлларда җәяүлеләр чыга торган урыннарда кагыйдәләрне җитди рәвештә бозуларын күрсәтә.
Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар да бик күп проблема тудыра башлаган. Әйтик, Раифа – Күлбаш юлында техникум студенты, йөртүгә хокукы булмаган килеш, «Лада Гранта» автомашинасы белән идарә иткән һәм агачка бәрелгән. Өстәвенә, салондагы пассажир зыян күргән. Бишнә авылында 9нчы сыйныф укучысы дәүләт номерсыз мотоциклга утырып чыгып, җәяүлене бәрдергән. Һәм тагын, Королев урамында көллият студенты идарә иткән питбайк катнашында булган юл фаҗигасендә күпсанлы җәрәхәтләнүләр алган егетне госпитализацияләргә туры килгән.
Велосипед йөртүче балалар катнашында быел дүрт фаҗигале очрак теркәлгән. Шулай ук яшүсмерләрнең төрле төрдәге мототехника (баггилар, квадроцикллар, питбайклар) белән идарә итү проблемасы киеренке тора. Ул бигрәк тә авыл җирлекләрендә актуаль булып кала. Берничә мисал китереп узу да моны яхшы дәлилли. Красницкий авылы янындагы кырда багги белән идарә иткән 10 яшьлек баланың, ДТП чыгу нәтиҗәсендә, гомере өзелә. Ә 27 октябрьдә урманлыкта «снегоболотоход» йөртүче 18 яшьлек яшүсмер һәлак була. Яшь гомерләрнең шулай итеп вакытыннан алда өзелүе сәбәпле, әти-әниләргә кайгы-хәсрәт килә. Ә балаларның тәртибе өчен өлкәннәр җавап тотарга тиеш булса да, еш кына питбайк ише «уенчыкларны» әти-әниләр сатып ала. Кире нәтиҗәсе үзен озак көттерми.
– Балалар юл-транспорт травматизмы, чынлап та, безнең өчен катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе. – Шуңа күрә, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләрне һәм чараларны даими уздыра. Горький исемендәге мәдәни үзәктә һәм 18нче лицейда гомумшәһәр җыелышларында ата-аналар җәмәгатьчелеге белән очрашулар традициягә әйләнде. Прокурор, Башкарма комитет җитәкчесе, Мәгариф идарәсе, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесе вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында Карамалы Тауда, Бело-Безводныйда һәм Васильевода халык белән очрашулар, киң масштаблы акцияләр уздыру үз нәтиҗәсен күрсәтми калмас, һичшиксез. Мотоберлекләр һәм машина йөртүгә кандидатлар белән очрашулар максатка юнәлешле алып барыла. Җәй көне сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән тыгыз эшлибез. Юл хәрәкәте иминлеге, шул исәптән, балаларның үзләрен юлларда тотышы – безнең уртак кайгырту һәм өстенлек булырга тиеш. Бу бик мөһим. Чөнки һәр очрак артында кеше гомерләре, язмышлары, имгәнүләр тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев