Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә быел 13 кеше юл корбаны булган

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу үзенчәлекле дата юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар истәлегенә багышлана, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның яңа очракларны булдырмый калуга этәрә. Быел бу дата 17 ноябрьгә туры килә.

Юлларда ел саен 1 300 000гә якын кеше һәлак була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу - 5 яшьтән алып 29 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр үлеменең төп сәбәпләренең берсе. 

Яшел Үзән районы буенча Дәүләт автоинспекциясендә әлеге искә алу көненә багышланган акция узды. Анда Дәүләт автоинспекциясе, миграция хезмәте, юл-транспорт хәрәкәте  куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, 1 нче һәм 7 нче балалар бакчалары педагоглары катнашты.

Акциядә катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды, һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты, юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын тагын бер кат искәртте.

2024 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе территориясендә 108 842 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 897 кеше һәлак булган һәм 135 213 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аварияләрнең төп күрсәткечләре түбәнәю күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре 2 124 кә (1,9%; 2023 елда  – 110 966), һәлак булучылар - 7 гә (0,1%; 2023тә -11 904) һәм җәрәхәтләнүчеләр - 4 022гә (2,9%; 2023тә - 139 235).

Идел буе федераль округы территориясендә - 22 450, шул исәптән Татарстанда – 2657, Яшел Үзәндә 54 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. , аларда федераль округ буенча  - 2 359, Татарстанда – 260, Яшел Үзәндә 13 кеше һәлак булган һәм округта - 28 298, республикада – 3223, бездә 56  кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда округта аварияләрнең төп күрсәткечләре түбәнәю күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре саны - 1 328гә (5,6%; 2023тә – 23 778), һәлак булучылар - 29га (1,2%; 2023тә – 2 388) һәм җәрәхәтләнүчеләр- 1 691гә (-5,6%; 2023тә - 29 989).

Һәр кеше юл-транспорт һәлакәте очракларын киметүгә  йогынты ясый ала?

Әгәр һәрберебез юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсә, фаҗигаләр чыннан да азрак булачак. Җәяүлеләр - юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылары. Алар өчен иң гади һәм мөһим кагыйдә – чыга торган юл участогында сак булу, светофорны яки юл билгеләрен исәпкә алу.

Шуны аңлау мөһим, бигрәк тә яңгыр яки кар яуганда автомобиль тиз генә туктый алмаячак. Йөртүче тормозга басса да, машина тагын күпмедер вакыт инерция буенча барачак. Ә һава торышы начарлану яки кояш нык яктыртканда  машина йөртүченең күрү мөмкинлеге начарланырга мөмкин. Шуның өстенә, машина йөртүченең игътибары читкә юнәлгән, яисә хәле начарланган булуы бар. Шуңа күрә юлга чыккач боларны истән чыгармаска кирәк. Ә машина йөртүчеләргә кәеф начарланса, спиртлы эчемлек кулланганда - машина руле артына утырып чыкмаска, өйгә яки кирәкле урынга таксида барырга кирәк. Чөнки мондый очракларда игътибар концентрациясе кими, ә фаҗига чыгу куркынычы, киресенчә, арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев