Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

🚲Яшел Үзән муниципаль районында юл-транспорт һәлакәтләренең, аларда һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гомуми саны арту, шулай ук балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә

6 июньдә Яшел Үзәннең Октябрьская урамында Рено Дастер автомобилен йөртүче 13 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, ул кинәт машина юлына килеп чыга.

Велосипедчы алынган җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Дәүләт автоинспекциясе кечкенә велосипедчыларга бары тик тротуарлар һәм велосипед юллары буйлап, өлкәннәр озатуында гына йөрергә кирәк, дип искә төшерә. Юлга чыгу һәм мөстәкыйль сәфәрләр 14 яшьтән өлкәнрәк балаларга рөхсәт ителә.
 

- Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме җитмәслек шартларда киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим. Моннан тыш, яктылыкны кире кайтаручы әлеге элемент хәрәкәт итү чарасында да булырга тиеш, - дип искәртә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев